«Татарстан» совхозы поселогының мәдәният йорты каршында Бал Спасы бәйрәме уздырылды. Алып баручы башта Бал Спасы тарихы турында сөйләде. Бу көн җәй тәмамлану, һава салкынаеп, яңгырлар башлану белән билгеләнә. Элек-электән Бал Спасында чиркәүдә аруландырылган бал белән бөтен танышларны, үтеп баручыларны сыйлаганнар, аеруча балаларны һәм мохтаҗларны калдырырга ярамаган.
Поселокта да бәйрәмнең төп геройлары җирлекнең умартачылары булды. Алар үзләре белән татлы һәм файдалы балларын да алып килгәннәр иде. Умартачылар бал җитештерү серләрен дә сөйләделәр. Чарада катнашучылар балның файдасы турында да бик күп мәгълүмат белделәр.
Шулай ук бал темасына төрле кызыклы уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителде, фольклор коллективлар чыгыш ясады. Бәйрәмдә бал темасын чагылдырган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Моннан тыш, һәр катнашучыга бал корты төшерелгән бәйрәм эмблемасы тәкъдим ителде.
Барлык чыгышлар тәмамланганнан соң, кунаклар татлы балдан үзләре дә авыз итә алды. Күчтәнәчне умартачылар Дмитрий Андреев һәм Юрий Иванов алып килгәннәр иде. Бәйрәм кунаклары «Русский звон» һәм «Айбагыр» фольклор коллективларына йөрүчеләр пешергән тәмле коймаклар белән баллап чәй эчтеләр.