Чишмәләр, чишмәләр! Тереклек дөньясын үзенең татлы суы белән ләззәтләндереп, колакларны иркәләп, йөрәкләрне җилкендереп, чылтыравы белән кешелекне сокландырып яшәтү өчен барлыкка китерелгән табигатьнең искитмәле кадерле бүләгедер ул. Атаклы музыка коралы осталары да чишмә чылтыравыдай матур көйне чыгарырдай инструментны ясый алмаслар. Иң күренекле җыр-көй язучыларыбыз да чишмә җырыдай моңлы көйне язмаганнардыр. Безнең дә Иштирәк авылында үзебез өчен бик кадерле чишмәбез бар – ул Керәч тау чишмәсе. 25 нче авгут көнне без шушы чишмә янына җыйналдык.
Күп чараларга хәзер зур мәгънә кертәсе килә, очрашулар уен-көлке белән генә чиклисе килми. Хәзерге буын яшьләре, алай гына да түгел, үзебез дә инде краннардан ага торган суларга гадәти хәл итеп карыйбыз. Язгы ташуларда көртләр ерып суга төшүләр инде тарих булып калды. Әйе, тормыш алга бара, ә шулайда башлангыч кайдан булганын яшь буынга тапшырып каласы килә. Чишмә бит ул күпме гаиләләр тудырган, күпме кешене туендырган, юындырган, кичке уеннар үткән, гармун тавышы яңгырап торган урын.
Иң беренче эш итеп без аның тирә-юнен җыештырдык: үләнен чаптык, тәрәзәләрен яңарттык, буяу табып буядык, улагын рәтләдек. Әлбәтта бу эш бер кеше генә башкара торган эш түгел. Мин Зариповлар, Ризатдиновлар, Туктаровлар, Валиахметовлар, Фәйрүшин гаиләләрен билгеләп үтәсем килә. Берәүләр печәнен чапканда икенчеләре буяды, өченчеләре тәрәзә куйды, агач утыртты. Балалар да читтә калмады, булдыра алганча ярдәм иттеләр. Инде нихаятъ очрашу көне. Бәйрәмдә алма пирогы пешереп килеп конкурста катнашып була иде. Нинди генә пирог юк иде монда, бөтенеседә күңел җылысын салып пешерелгән иде, ә шулайда беренчелекне Асия апа Метшина алды. Зурлар үзара очрашып гапләшкән арада балалар белән, хәзер инде модага кергән квест уены үткәрелде. Ике команда карта тотып сынау станцияләре аша җиңүгә омтылдылар. Бердәм булу, ярдәм итә белү, тапкырлыкны сорады сынауларыбыз. Инде Керәч тау өстенә яшерелгән Россия флагын табу – командаларның җиңүен аңлатты.
Бәйрәмдә шулай ук урам көйләре искә төшерелде, чишмәгә багышлап шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, татар халык уеннары уйналды, биюләр булды. Әлбәтта инде чишмә суыннан кайнатылган самавырдан чәй эчү - очрашуыбызга ямь өстәде. Хәрбер соңгарак калып төшкән кунакны зурлап каршы алды авыл халкы. Әллә чишмә сихри, әллә үзебез су буен күрергә зарыкканбыз- очрашу бик матур, җылы мөгалләмәдә үтте. “Җәй үтә, әле чишмәгә төшергә вакыт таба алмый идек, рәхмәт,”-дип бәйрәм кунаклары өйләренә таралышты.
Иртәнге чык тамчылары белән сугарылган гөл төсле, чишмә суын эчеп үскән авыл баласы, язмыш аны кайларга гына ташласа да , үзенең туган төбәген онытмас, көянтә-чиләкләп су ташыган чишмә юлын күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклар. Бу хакыйкатъне, чишмәләрнең кадерлелеген яшь буынга да җиткерәсе иде. Балаларыбызга ,шәһәрдән кайткан оныкларыбызга да чишмәбезнең яшәү чыганагы,һәркем өчен тәмле чәй суы бирүче, ата-бабадан калган изге бер урын икәнен аңлатырга, табигатебезгә, су чыганакларыбызга сакчыл мөнәсәбәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә онытмасак иде.
Чишмә чылтыравын тыңлап хозурланырга да, суын эчеп эссе көн ялкынын басарга да, күңел сызлауларына шифа табарга да, дуслар белән чишмәбез хозурында очрашып онытылмаслык хатирәләр калдырырга дип килсәк тә, Керәч тау чишмәсенең шатлыгы чиксез булыр.
Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры Жиляева Гөлсинә Шәхнур кызы
8-965-628-08-48