Бөтенроссия ата-аналар җыелышына сораулар кабул ителә

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

29 августта Россия Федерациясе мәгариф министры О. Ю. Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак

29 августта Россия Федерациясе мәгариф министры О. Ю. Васильева V Бөтенроссия ата-аналар җыелышында катнашачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу көнне Мәскәүнең бер мәктәбендә О. Ю. Васильева мәктәп укучыларының ата-аналары белән очрашачак. Аралашу әңгәмә һәм видеоконференция форматында узачак. Мәскәүдәге төп мәйданчык белән 6 федераль округтан Россиянең 8 шәһәре элемтәгә чыгачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Очрашу барышын онлайн-трансляция ярдәмендә илнең һәм дөньяның теләсә кайсы җиреннән күзәтергә мөмкин булачак.

Министрга булган сорауларны http://edu.gov.ru/opc-view сайттагы форма аша һәм РФ Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләре аша җибәрергә була. Иң кискен сораулар буенча җыелышта фикер алышачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International