Тукай районы мөгалимнәренең август киңәшмәсе узды

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Тукай районы мөгалимнәренең август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Гәрәй улы Һадиуллин катнашты 

Киңәшмәнең пленар өлешендә муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе   Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының өстәмә белем бирү эшчәнлеге буенча   проректор  Галеев Ленар Мирзанур улы  ,район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айгөл Мөхәмәтҗанова , район мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашты.

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге зур өлешләре өчен районыбыз мөгалимнәре Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыклары бүләкләре белән хөрмәтләнделәр.

Хезмәтләрендә хөрмәт казанган педагоглар шулай ук район Җитәкчесе  Фаил Камаевның, район Мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия булдылар.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International