«Игътибар, балалар!» профилактик акциясе уза

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 20 августтан 9 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында,шул исәптән Тукай районында да  “Игътибар - балалар!” акциясе үткәрелә.

Агымдагы елның 7 аенда республикада балалар катнашында 329 юл фаҗигасе булган, аларда 4 баланың гомере өзелгән, 339 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Билгеле булганча, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре аеруча август-сентябрь аенда арта. Шуңа күрә акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында булып, кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, профилактик чаралар уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләрне контрольгә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International