24 нче август көнне , Иштирәк авылында «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе»,2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Aлмаз Наил улы Хәмзин белән очрашу узды
Тамашачылар залы Алмаз абыйны күрергә теләгән авылдашлар, килгән кунаклар белән тулды. Кайчандыр, бала, яшьүсмер чакта Алмаз абый безнең авылның еш кунагы булган, әнисенең туганнары Кәмәрия апаларга, Мәгъсүмҗан абыйларга килеп йөргән ул. Яшь чак хәрвакытта да иң кадерле чак булгангамы, безнең якларны, дусларын җылы сүзләр белән генә искә алды Алмаз абый. Кичәне ул әнисенең бертуган апасы рухына багышлады. Дәрәҗәле кешенең Иштирәккә килүе безнең өчен зур бүләк булды. Көчле рухы белән Алмаз абый сәгать ярым үзенә каратып торды. Елатты, көлдертте, җырлады, тел остасы икәнен аклады. Чыннан да аның чын сәхнә кешесе булуын, безнең тын да алмыйча карап утырудан әйтеп була иде.