Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Икенче Бөтендөнья сугыш тәмамланган көнгә багышланган Батырлык дәресе уздырды .2 сентябрьдә илебездә федераль закон нигезендә 2010 елдан бирле Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көне билгеләп үтелә. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм ике дөньякүләм хәрби-сәяси коалиция арасындагы иң зур сугыш 1939 елның 1 сентябреннән 1945 елның 2 сентябренә кадәр - 6 ел дәвам иткән. Нәкъ менә шушы көнне Япониянең берсүзсез капитуляцияләнүе турындагы актка (хәрби хәрәкәтләрнең төгәлләнүен аңлаткан документка) имза салына. Шулай итеп, иң куркыныч һәм иң күп югалтулар китергән сугыш елъязмасының соңгы битенә нокта куела.
Россия дәүләте тарихында Икенче бөтендөнья сугышы белән чагыштырырдай башка бер генә сугыш та юк. Фаҗигасе, колачы һәм күп милләтле халкыбызның Гитлер һәм аның тарафдарларына каршы коалиция илләре белән берлектә ирешкән данының бөеклеге ягыннан дөнья күләмендә аңа охшаш сугыш шуңарчы булмаган. Миллионнарча халык, олысы-кечесе – барысы да фронтларда һәм тылда бер йодрык булып Җиңү көнен якынайту өчен үз-үзен аямый тырышкан.