3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә халыкара бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу иң яңа хәтер көне, ул 2005 елның 6 июль "Россиянең хәрби дан көннәре" федераль законы белән кертелә.Һәм турыдан-туры 2004 елның 1-3 сентябрендәге Бесландагы фаҗигә белән бәйле.3 сентябрьдә Кенәз мәдәният йортында "Беслан- безнең хәтердә"дигән хәтер шәме акциясе узды .Чараның төп максаты -балаларда терроризмга каршы нәфрәт уяту,мәрхәмәтлелек хисләре, актив гражданлык позициясе булдыру.Әлеге Фаҗигале вакыйга мисалында балаларга батырлык,ватанпәрвәрлек төшенчәләре аңлатылды. Ахырда укучыларны терроризмга каршы тору, куркынычсызлык чаралары белән таныштырдылар,бер минутлык тынлык игълан ителде ,чәчәкләр салынды ФОТО