Якшәмбе көнне өстәмә сайлаулар уза

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бердәм сайлау көнендә – 9 сентябрьдә районның 7 авыл җирлегендә өстәмә сайлаулар узачак. Хәзерге вакытта тавыш бирүчеләр кандидатларны алдан сайлый ала. Сигез тукайлы, сайлау көнендә катнаша алмау сәбәпле, бу мөмкинлектән инде файдаланган.

Өстәмә сайлаулар районда Комсомол, Мәләкәс, Түбән Суыксу, Иске Дөреш, Бәтке һәм Калмия авыл җирлекләрендә берешәр округта, ә Кече Шилнә авыл җирлегендә биш округта узачак. Территориаль сайлау комиссиясенә барлыгы 30 кандидаттан гариза кергән, аларның икесе сайлауларда катнашудан үз теләкләре белән баш тартканнар. Шулай итеп, 11 сайлау округында барлыгы 28 кандидат авыл җирлеге депутаты исеменә дәгъва кылачак.
Сайлау участоклары 9 сентябрь көнне 7.00 – 20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International