Чөгендер үстерүче 16 районнан 5есе чөгендер җыюга керешкән. Быел бу культура 64 мең га тәшкил итә. Бүгенгә ул 4,5 мең га, ягъни 7% мәйданда җыелган. 180 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясе җыелган. Уртача уңыш - 395 ц/га. Бу культураны җыю буенча алдынгылар рәтендә: Зәй, Сарман һәм Тукай районнары, аларның уңышы - 410 ц/га.