Оператив белешмәләр буенча 7 сентябрьгә туңга сөрү 800 мең га (38%) мәйданда диярлек башкарылган, шул исәптән бер атна эчендә - 213 мең га. Көндәлек эшкәртү күләмнәре арта һәм бүгенгә 30 мең га тәшкил итә. 1700дән артык төрле агрегатлар эшкә җәлеп ителгән, шул исәптән чәчүдән бушаган техника да.
Соңгы көннәрдә туңга сөрү Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Мөслим районнарында, Тукай һәм Чистай районнарының кайбер хуҗалыкларында кызу темплар белән бара.