Быел Яр Чаллы шәһәре территориясендә ярминкә сәүдәсе 15 сентябрьдән 23 декабрьгә кадәр шәһәрнең өч мәйданчыгында узачак:
– Комсомол районында – “Төзүче " стадионы каршындагы Габдулла Тукай исемендәге яр буенда;
– Автозавод районында – Ипподром территориясендә;
– Үзәк районда – «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республиканың җиде муниципаль районын Чаллыда узучы ярминкә мәйданнарына беркетте: Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнары. Әлеге районнар расланган график буенча ярминкә мәйданчыкларына барачак. Анда катнашу өчен Татарстан Республикасының башка муниципаль районнары да чакырылган.
"Ярминкәләр кирәк, аларга ихтыяҗ зур. Аларда бәяләр безнең эре сәүдә челтәрләреннән шактый түбән. Бу яшелчә продукциясе, бәрәңге, ит, сөт продукциясенә кагыла. Шуңа күрә җирле хакимият органнарының бурычы – мин муниципалитетлар, Башкарма комитет, федераль, республика күзәтчелек органнары, продукциясенең сыйфатын контрольдә тотучы, җәмәгать тәртибен саклаучы органнарны күздә тотып әйтәм, бу көзге-кышкы чорда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен яхшы дәрәҗәдә оештырырга тиешләр”, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.