Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева , авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова Новотрицкое авылында яшәүче Латыйпова Сәвия Гиләҗетдин кызын 90 яше тулган юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшырдылар. Ана авыру-сырхаусыз, борчусыз гомер ,исәнлек теләделәр.