Ата-аналары билгесез булган балалар социаль пенсия хокукына ия

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Ата-ананың икесе дә билгеле түгел балалар өчен,2018 елдан башлап Россиядә яңа социаль пенсия төре кертелде.Татарстан Республикасында әлеге төр пенсияне алучылар булып 40 граждан тора инде. Яңа пенсия күләме 1 апрельдән 10360,52 сум тәшкил итә. Ул бала 18 яшькә җиткәнче, көндезге уку тәмамлангач 23 яшькә кадәр генә түләнә. Түләүләр опекун яки оешма-попечитель тарафыннан ачылган аерым номиналь счетка күчерелә. Искәртеп узабыз, социаль пенсиянең яңа төрен бала тудыру йортында калган, шулай ук табылган   балалар  хокуклы. Аларның туу Эчке эшләр органнары, опека һәм попечительлек органнары, медицина яки тәрбия оешмалары яки социаль хезмәт күрсәтүне оештыру гаризасы буенча теркәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International