Бөек Ватан сугышы елларында Берлиндагы «Моабит» төрмәсендә татар шагыйре Муса Җәлил утырган камера ишегенә истәлек тактасы куялар.
Шундый такта ясау өчен Казандагы «Агач» сувенир продукциясе җитештерү остаханәсенә Берлиндагы татар диаспорасы мөрәҗәгать иткән. Яклар тактаның берничә варианты турында фикер алышкан инде.
Истәлек тактасын остаханә хисабына ясыйлар, урнаштыруны татар диаспорасы оештыра.
Чыганак:Татар-информ