“Шәфкатъ” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге хәбәр итә

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

7 сентябрь көнне Тукай муниципаль районының Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бородино авылы каршындагы француз армиясе белән көрәшкә багышланган чара үткәрделәр. 8 сентябрь- Россиядә Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге чарада 12 укучы катнашты. Чара барышында презентация күрсәтелде һәм караган материал буенча викторина оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International