2018 елның 15 сентябрендә Россия территориясендә Бөтендөнья Чисталык көне игълан ителде ». Бөтендөнья Чисталык көне кысаларында «Яшел патруль» һәвәскәр берләшмәсе әгъзалары һәм Князево мәдәният йортының «Волонтер» клубы әгъзалары 2018 елның 15 сентябрендә Князево авыл җирлеге территориясендә «Чәчәк атучы бистә ясыйк»экологик акциясе үткәрделәр. Акциядә катнашучылар спорт һәм балалар мәйданчыгын чүп-чардан чистарттылар. Һәйкәлләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелде: тротуарларны юдылар, яфракларны җыйдылар, үлән чабып, куаклар һәм үсеп киткән агачларны кисеп чыктылар. ФОТО