«Татарстанның иң яхшы коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте (СНТ)» конкурсында җиңүче булып Түбән Кама районыннан «Төзүче» коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте танылды (рәисе - Ленар Гәрәев). Ширкәт кар җыю машинасы белән бүләкләнде. Конкурсларда актив катнашкан өчен дипломнар белән Югары Ослаен районыннан «Весна» Биектау районыннан «Кактус-74», Зеленодольск районыннан «Мираж», Лаеш районыннан «Титан», Тукай районыннан «Дружба» ,Чаллы шәһәреннән «Гидростроитель» коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләре бүләкләнде.