«Бакчачы көне – 2018» күргәзмәсенә Тукай районы зур әзерлек белән килгән иде

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Шимбә көнне   “Казан”  агросәнәгать  паркында  бакчачыларның  “Бакча”  бәйрәме узды, аның    кысаларында  «Бакча – 2018»  бакча-яшелчәчелек  күргәзмә-фестивале оештырылды. «Бакчачы  көне – 2018» күргәзмәсенә Югары Ослан,  Түбән Кама,   Питрәч,  Тукай, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Әлмәт муниципаль  районнарыннан,  шулай ук  Казан һәм   Чаллы шәһәрләреннән  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре  килгән  иде. Биредә  коммерциячел булмаган әйдәүче бакчачылык ширкәтләренең бакча продукциясе, бакча  кирәк-ярааклары,  авыл хуҗалыгы  техникасы,  үсентеләр бик  күп иде. Күргәзмә кысаларында  бүләкләү тантанасы да узды. Бүләкләрне  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче   урынбасары Николай Титов тапшырды.  Санкт -  Петербург шәһәренең Бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне   үстерү идарәсенең  Мактау   грамотасы һәм  “Бакчачылык хезмәте   өчен” II дәрәҗә  истәлекле  билге белән  Татарстанның Бакчачылар берлеге  идарәсе  Владимир Дейнекин б\ләкләнде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыны  Мактау   грамоталары белән Татарстан Республикасы  Түбән Кама  районы башлыгы  Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Тукай районының Бакчачылар ассоциации рәисе Дмитрий Волков, Лаеш  районының  председатель СНТ «Нептун» СНТ рәисе  Дмитрий Воробьев бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International