2018 елның 15 сентябрендә Түбән Кама шәһәрендә " Татарстанның бадминтон өметләре» беренчелегенең зона 3 сайлап алу этабында районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Фәйзуллин Валерий Илисовичның 14 тәрбияләнүчесе катнашты . Сайлап алу ярышларында 2008 елгы кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр - Пучинина Роксана, Гатауллина Алия; 2008 елгы малайлар арасында Р. Аслямов Рифат, Валеев Алмаз; 2006-2007 елгы кызлар арасында Гатупова Камилла, Нуриева Альмира, Захарова Маша. Безнең бадминтончылар 27-29 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә районыбыз данын яклаячаклар.