Суган көнен бәйрәм итәбез!

2018 елның 21 сентябре, җомга

Халык календаре буенча бүген — Суган көне.

Тышы сары, эче ак,Ай-һай, күңел ләззәте;

Ерактан торып елата,Ай-һай, күңел йомшагы.

Әнә шулай, елата торган булса да, бу яшелчә халыкта элек-электән бик кадерле ризыкларның берсе булып саналган. Аның кеше организмы өчен бик файдалы булуын ата-бабаларыбыз да яхшы белгән. Авырып китмәс өчен әче суган ашаганнар, ютәл төшсә, бал кушып, сутын эчкәннәр. Чи суганны ваклап, шешкән урынга бәйләгәннәр, пешереп тә ашаганнар. Кызлар исә суган кабыгы кайнаткан суда чәчләрен чайкаган. Чәчләре ялтырап, матурланып киткән. Сыер яки ат авырып китсә, аның муенына суган тезелгән муенчак элә торган булганнар.Хәзер инде бакчачылар суганны иртә яздан көзгә кадәр үстерә. Бакчачыларда аның батун, шнитт, слизун, күпъяруслы төрләрен очратырга мөмкин.

Ачыдыр теле,Кыллыдыр төбе. (Суган)

ФОТО

ФОТО1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International