Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмый икән, дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләсенә эләкмәскә чакыра!
"Хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер, гамәлдәге законнар нигезендә, аның эшләгән чорда урын алган барлык индексацияләрне исәпкә алып, тулы күләмдә пенсия ала башлый«, - дип билгеләп үтте ТР буенча Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, 2016 һәм 2017 елларда хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән азат ителгән көннән өч айдан соң булган. 2018 елдан бу процедур өч ай арасында уздырыла, әмма алар пенсионерга булачак компенөасияләнә..
Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга «кайнар линия» гә (843) 27-9-27-27. мөрәҗәгать итәргә киңәш итә
Горячая линия ПФР 8 800 302 2 302
Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27
Интернет-ресурсы www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com