Арча районының Яңа Кырлай авылында Ат көне узды. Чарада Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты. Тукай районы данын «Ярыш» хуҗалыгы исеменнән алты спортчы яклады. Чиста токымлы атлар арасында җиңүче итеп Рәшен Глим кушаматлы айгыр танылды. Жокей-Алинә Хәйретдинова. Ә «иң тиз ташучы» номинациясендә жокей Инсаф Хөсәенов Пик кушаматлы айгыр белән өченче урынны алды. Район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә Фаил Камаев «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсимә Шәйхаттаровны республика дәрәҗәсендәге ат чабышларында җиңү белән котлады һәм Җиңүче кубогын тапшырды.
Чыганак: "Якты юл" газетасы"