2018 елның 2 октябрендә Өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Чара бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16: 30 сәгатькә кадәр)  ,төшке ялсыз кпланлаштырыла.

Консультантларның кабул итү урыннары :

- "Бердәм РОССИЯ «партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә»;

- " БердәмРОССИЯ»" партиясенең район (шәһәр) бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә

 - Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре (270 кеше) тарафыннан күрсәтеләчәк.

Уткәрү  Графигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International