Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталылыгы көне уздырды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

 

2018 елның 25 сентябрендә Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталылыгы көне дип игълан итте. Яр Чаллыда пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча лекцияләр шәһәрнең 38 мәктәбендә һәм гимназиясендә, шулай ук педагогика көллиятендә һәм Е. Н. Батенчук исемендэге Кама төзелеш көллиятендә узды. Пенсия фондының шәһәр идарәсе хезмәткәрләре урта махсус уку йортлары студентларына һәм 9-11 сыйныф укучыларына пенсия хокукларының ничек формалашуы һәм нидән бәйле булуы турында, СНИЛС яшел картасы ни өчен кирәклеге турында сөйләде.

Узган ел Пенсия фонды укучы яшьләр өчен «мәктәп укучыларына пенсия турында " интернет-ресурсын эшләтеп җибәрде. Сайт укучыларга Россия Пенсия системасының ничек оештырылуы һәм анда пенсия формалаштыруны ничек дөрес башлау турында сөйли

ФОТО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International