2018 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле (худ. җитәкчесе А. Фәйзрахманов) Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Тукай районының гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен «Татарстан Республикасы мәктәпләрендә сәнгать дәресләре» проекты буенча концерт бирде. Концерт Түбән Суыксу авыл мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Зал мәктәп укучылары, аларның педагоглары һәм авыл халкы белән тулы иде.