2018 елның 18-21 сентябрь көннәрендә юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тоту культурасын күтәрү максатларында барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә "җәяүлеләр кичү" акциясе узды. Әлеге акция Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде .Акциядә 1-5 сыйныф укучылары, хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары, балалар оешмалары волонтерлары катнашты. ЮИДчылар һәм волонтерлар җәяүлеләр белән юл йөрү өлеше аша куркынычсыз йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрделәр, өлкәннәрне юлда игътибарлырак булырга, йөргән вакытта телефоннардан файдаланмаска һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр. Машина йөртүче һәм җәяүле өчен белешмәлек тапшырылды. ЮХИДИ инспекторы белән берлектә юл аркылы чыгу оештырылды. Ата-аналарны, җәяүлеләрне юл аркылы чыкканда игътибарлы булырга чакыру өчен алдан әзерләнгән трафаретлар ярдәмендә тротуарларга язу төшерелде. Ә иң мөһиме үз балаларының юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә игътибар итү. Искәртү буларак, асфальтта истәлек калдырылды.