Хәрби хезмәткә чакырганда гражданнар хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы Законында күрсәтелгән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауга һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнарының кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауга ярдәм итү бурычы нигезендә, шулай ук хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын саклау һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә 2018 елның 5 октябрендә 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр хәрби хезмәткә чакырганда гражданнар хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International