Терлекчелек биналары төзү һәм туфракны төп эшкәртү мәсьәләләре буенча район семинары узды

2018 елның 28 сентябре, җомга

   Кичә ,27 сентябрьдә Тукай азык-төлек корпорациясе ҖЧҖендә терлекчелек биналары төзү һәм туфракны төп эшкәртү мәсьәләләре буенча район семинары узды. Семинар кысаларында туфрак эшкәртү техникасы күрсәтелде. Киңәшмәне район башлыгы Фаил Камаев үткәрде. Чарада районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ренат Хәсәнов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты.

Район башлыгы авыл хуҗалыгы тармагын алга таба үстерү резервларына тукталды. Семинарда туфракны дөрес эшкәртүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды, катнашучыларга иң заманча җиһазлар белән яңа авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителде. Шулай ук алар яшь терлекләр үстерү өчен ике бина төзелеше белән таныштылар. Агымдагы көнгә туңга сөрү 46,6 мең гектардан артык мәйданда эшкәртелгән–планның 80% ы. Тәүлек саен 1 мең гектардан артык эшкәртелә, 65ләп агрегат эшли. Р-Агро ҖЧҖ, Тукай азык-төлек корпорациясе ҖЧҖ, Камский Бекон ҖЧҖ тарафыннан туфракны төп эшкәртү буенча ике сменалы төнге смена оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International