«Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше, иҗтимагый оешмалар сорауларына күрсәткән игътибары, шикәр диабеты авыруларын профилактикалау чараларын уздырудагы ярдәме өчен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.