22-23 сентябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагере базасында ГТО нормаларын тапшыру буенча фестиваль узды. Район данын Түбән Суыксу авылыннан Сөмбел Ганиева, Лиана Мингалиева, Шилнәбаштан Раил Шәехов, Геннадий Бураев, Яңа поселогыннан Динар Сәлахов, Иске Дөрештән Рәмзил Хәлиуллин, Бордыдан Фәйрүзә Фәсхиева, Иштирәк авылыннан Эльвира Кашапова, Бәтке авылыннан Галина Лысанова, Миннефәрид Садыйков якладылар. Фестивальдә катнашучылар 60, 1000, 2000 һәм 3000 метрга йөгерү нормативларын үтәүдә көч сынаштылар, озынлыкка сикерделәр, пневматик винтовкадан аттылар, үзләрен башка спорт төрләре буенча җитезлекләрдән тикшерделәр