«Авыл укытучысы — 2018» конкурсы тәмам -III урында – Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия ЮНЫСОВА

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

«Авыл укытучысы» үз эшчәнлеген авыл җирлегендә алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, алдынгы инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укытуда нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе  һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.

 Конкурс эшләре татар, рус яки инглиз телендә тәкъдим ителә ала иделәр.

«Авыл укытучысы — 2018» өч этапта үткәрелде:

I этап – 2018 елның 1 нче мартыннан  30 нчы июненә кадәр.

II этап – 2018 елның 1 нче августыннан 20 нче августына кадәр.

III этап – 2018 елның сентябрендә уздырылды.

26 сентябрьдә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә узган «Авыл укытучысы — 2018» конкурсының йомгаклау этабы яртыеллык катлаулы, кызык һәм мавыктыргыч эшкә нокта куйды.

100 гә якын конкурсант арасыннан “Иң яхшы авыл укытучысы” билгеле булды. Алдан хәбәр иткәнебезчә финалга чыккан ун укытучы гимназия укучылары белән ачык дәресләр күрсәтте. Дәресләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казанның 2 нче татар гимназиясе һәм «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре составындагы мәртәбәле жюри карап, бәяләде.

III урында – Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия  Камил кызы ЮНЫСОВА. Районыбызның яшь, талантлы укытучысына уңышлар теләп калабыз һәм «Ел укытучысы» конкурсында да катнашырга тәкъдим итәбез.

II урында – Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы Вафия КӘРИМУЛЛИНА.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International