"Бала хокук дөньясында" - «Бала хокук даирәсендә» мәгълүмати-социаль видеороликлар республика конкурсы беренче тапкыр 2014 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән оештырылды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, яшьләр эшләре министрлыгы. 2015 елда гамәлгә куючылар тарафыннан ел саен уздырыла торган конкурсны оештыру турында Карар кабул ителде.Тукай районы мәктәп укучылары ел саен конкурста катнашашып килә.2017 елда конкурска районнан 13 эш җибәрелгән. Конкурста катнашучыларның барысы да конкурста катнашу турында таныклыклар алдылар. 2018 елга гаризалар һәм видеоматериаллар җыю башланды, балалар бакчалары һәм мәктәпләр конкурста актив катнаша.