Мөгәлимнәрнең экологик конференциясе узды

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 28 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараеның Конференц-залында  "Татарстан Республикасы Кама буе төбәгенең мәгариф учреждениеләрендә экологик белем бирү һәм агарту мәсьәләләре»дигән темага экологик конференция узды .  Анда мәгариф идарәсе методисты Гыйльметдинова А. К. һәм Тукай районыннан 42 педагог катнашты.  Безнең очрашуның максаты - калдыкларны җыю һәм эшкәртү өлкәсендә экологик белем бирү һәм экологик белем бирү системасын камилләштерү буенча тәҗрибә алмашу һәм тәкъдимнәр эшләү",-дип сәламләде җыелучыларны ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин. Конференция барышында җәмәгать экологик хәрәкәте вәкилләренең, чүп-чар эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләренең докладлары тыңланды,киләчәккә планнар корылды.

Мәктәпләр базасында экология мәсьәләләре белән кызыксынучы укучыларның ЭКОактивлары-берләшмәләре булдырылды. Аларның актив катнашында күп кенә экологик акцияләр гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, традицион «Кәгазьгә – икенче тормыш! " , "Иске әйберләргә-яңа тормыш!", "Агач утырт!" ,"Чиста булачак!" акцияләре булды.Киләчәктә дә бу эш дәвам итәчәк һәм алга куйган бурычларны тормышка ашыру планнары тора!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International