5 октябрь көнне, Халыкара Укытучылар көнендә Кенәз авыл җирлегендә укытучылар көненә багышланган «Үз укытучыңны котла» акциясе узды. Акциядә Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре ,«Волонтер " клуб берләшмәсендә шөгелләнүчеләр катнашты. Активистлар постельдә яткан педагогик хезмәт ветераннары Ольга Афанасьевна Федотова, Валентина Петровна Сафина һәм зур педагогик стажы булган педагог Анна Игнатьевна Җәләева өйләрендә булдылар. Аларны Укытучылар көне белән ихлас һәм җылы котладылар,истәлекле бүләк тапшырдылар. Әлеге акция инде дүртенче ел уздырыла һәм ул укытучы статусын күтәрүгә һәм үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүгә ярдәм итәргә тиеш. ФОТО