15-17 ноябрь коннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан "Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары" Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция оештырылды. Бу конференциягә Иске Абдул тарихын өйрәнеп 2 китап чыгарган, ветеран укытучы Дәүләтшин Зөфәр Шәймөхәммәт улы белән Гарипова Резедә Рәвис кызы чакырулы иде.
Ике көнлек программа төрле темаларга секцияләргә бүленеп эшләүне, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүдәт драма һәм комедия театрында спектакль карауны, Биектау районы Камай авылында Иске Казан дщълщт тарихи-мщдщни табигый музей-тыюлыгына экскурсияне, Казанның 15 нче номерлы мәктәбендә этнограия музее ачуны үз эченә алган иде. Резедә Рәвисовна "Милли мәдәният үзәге буларак туган авылымның үсеш переспективалары" дигән доклад белән секция эшендә катнашты. Конференция пленар утырышта резолюция кабул итү белән төгәлләнде. Халкыбыз алдында башкарган хезмәтләре, тарихыбызны барлауга зур өлеш керткүне өчен Зөфәр абый Дәүләтшин Бөтендөня татар конгрессының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без аны чын куңелдән тәбрик итәбез.
Хөрмәт белән,
Резеда Гарипова