Сәмәкәй авылында “Мөнәҗәтләр кичәсе”.
Үзенә бертөрле җылы мохиттә үтте ул. Каршыга, ярым түгәрәк ясап, мөнәҗәт укучылар утырган. Аларның мөлаем йөзләреннән, бөркәнгән яулыкларыннан, матур күлмәкләреннән яктылык сирпелеп тора
Мөхтәрәм кунаклар арасында районыбызның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт,район мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт,Тукай районы филиалы мөслимәләренең рәисе Фәридә Харрас кызы Шарипова Фәридә Харрасовна,авылыбызның имамы Миргасыйм абый Галимҗанов,мөгәлимәбез Рәмилә апа,Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мәсхут улы һәм район мәдәният бүлеге җитәкчеләре дә бар иде.
Барлык катнашучылар да мөнәҗәтләрен ихлас һәм чиста күңел белән башкарып чыктылар. Катнашучылар бик күп булса да «бер тында, бер сулышта», бик тә самими узды бу кичә, гүя һәрбер кешенең күңеле сафланып, йөзе нурланып калды.
Мөнәҗәтләрне, аларны көйләүчеләрне тыңлаганда халыкның хикмәтле философ, нечкә күңелле шагыйрь булуына, аларның тәрбияви көченә хәйран каласың.
Соңыннан һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Бу күләмле кичәне оештыруда ярдәм иткән һәрбер кешегә ихластан рәхмәтләребезне белдерәбез.