Рафис hәм Мәүлидә Галиевлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Боерган авылында яшәүче Рафис hәм Мәүлидә Галиевлар өчен 13 ноябрь истәлекле көн булды. Алар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Галиевларның шатлыкларын уртаклашырга балалары, якын туганнары,  ,район Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльмира Мостафина,ЗАГС хезмәткәре Энҗе Хафизова ,Боерган авыл җирлеге башлыгы Зәрифҗан Камилянов һәм  авыл җирлеге мәдәният хезмәткәре һәм ветераннар оешмасы рәисе  килде.Галиевлар гаиләсенә район башлыгы Фаил Камаевның котлау хаты, истәлекле бүләкләре тапшырылды, Рафис hәм Мәүлидә Галиевлар шушы көннең матур истәлеге итеп, мактаулы актлар кенәгәсендә үз имзаларын куйдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International