Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында җирлек башлыклары өчен зона укыту семинар-киңәшмәсе уза. Киңәшмәдә : Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары катнашты. Зона семинар-киңәшмәсе ике этапта уза: практик һәм пленар.
Әгъзам Саматович ТАССРның 100 еллыгы исемендәге паркта булды , анда семинар-киңәшмә кунакларга гармунчылар конкурсы күрсәтелде.
Аннары кунаклар Тукай муниципаль районының "Дуслык" күп функцияле үзәгендә авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карап чыктылар.