Рафис абый белән Хәдичә апа Абдуллиннар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Авылыбызның мөхтәрәм гаиләсе – Рафис абый белән Хәдичә апа Абдуллиннар бергә гомер итүләренең 60 еллыгын, ягъни бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.60 ел бергә атлаучы гаиләне котларга район хакимиятеннән, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев, авылыбызның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Касыйм Исламов, мәдәният хезмәткәрләре килгән иде. Хәдичә апа белән Рафис абыйны бриллиант туйлары белән котладылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.  "Якты юл"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International