Яңа  Мусабай авылыннан «Айкорм» СПСПСК хуҗалыгы җиңүчеләр арасында

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы яңа  эш  башлаучы  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына  грантлар  бирү өчен  сайлап  алу  конкурсында  җиңүчеләрне  игълан  итә. Грантларның  гомуми суммасы    75 миллион сум  тәшкил  итте. 

Конкурска  кертеолгән  37 авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативыннан   төрле  юнәлештә  эшләүче  16  кооператив грантларга  ия  булдылар, алар  арасында  ашлык,  ит,  сөт җитештерүдән башлап,  моноазык җитештерү юнәлешләренә  кадәр  бар. Алар арасында Тукай районы  Яңа  Мусабай авылыннан «Айкорм» СПСПСК хуҗалыгы

 

Грантлар  рәвешендәге  акчалар  яңа  эш башлаучы  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларың  матди-техник  базасын  үстерүгә  бирелә һәм түбәндәгеләр өчен  тотылырга  мөмкин:

- авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның  эшләнмәләре  продуктларын  әзерләү, саклау, эшкәртүгә әзерләү, эшкәртү,  сортировкалау, терлекләр сую,  беренчел  эшкәртү һәм  сатуга  әзерләү  буенча  җитештерү   объектларын сатып  алуга, төзүгә,  ремонтлауга, реконструкцияләүгә яисә  модернизацияләүгә; 

-  авыл хуҗалыгы  продукциясен, кыргый җимешләрне, гөмбә һәм җиләкләрне, шулай  ук   бу  продуктлар  эшләнмәләрен әзерләү, саклау,  эшкәртүгә әзерләү, эшкәртү,  сортировкалау, терлекләр сую,  беренчел  эшкәртү, суыту,   сатуга  әзерләү, төяп җибәрү, бушату өчен  билгеләнгән  җитештерү  объектларына  җайланмалар   һәм  техника   сатып алуга, аларны  монтажлауга,  шулай  ук     чыгарыла (җитештерелә  һәм эшкәртелә)  торган  продукциянең сыйфатына һәм иминлегенә     лаборатор  анализ ясау өчен һәм ветеринария-санитария экспертизасы  уздыру  өчен   җитештерү  контроле   лабораторияләрен җиһазлау өчен җайланмалар  сатып   алуга;

-  авыл хуҗалыгы продукциясен  һәм  аның  эшләнмәләре  продуктларын  транспортировкалау өчен,  аларны ташыганда   һәм сатканда аларның сакланышын  тәэмин итү өчен  махсус транспорт, фургоннар,  тагылмалар, ярымтагылмалар, вагоннар,  контейнерлар сатып алуга;

-  авыл хуҗалыгы продукциясен, кыргый  җимешләрне, гөмбәләрне һәм җиләкләрне  һәм аларның  эшләнмәләрен  әзерләү, саклау, эшкәртүгә әзерләү, эшкәртү,  сортировкалау, терлекләр сую,  беренчел  эшкәртү һәм  сатуга  әзерләү  өчен җайланмалар  һәм техник  чаралар алуга  лизинг шартнамәләре   буенча  кертемнәр өлешен  түләүгә  (лизинг әйберләренең  гомуми   хакыннан   8 проценттан  артык  булмаган  күләмдә).    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International