2019 елның 14 маенда район хакимиятенең утырышлар залында «Безнең яңа укытучыбыз»грантчыларының ачык тыңлаулар узды. Яшь укытучылар: Яңа поселогы (3 укытучы) ,Биклән, Кече Шилнә, Борды мәктәбе ( берәр укытучы) үзләренең проектлары буенча башкарылган эшләр турында хисапларын тәкъдим иттеләр. Тапшырылган отчетларны тыңлау нәтиҗәләре буенча Яшь педагогларның билгеле бер уңышлары билгеләп үтелде һәм эшне уңышлы дәвам итү өчен киңәшләр бирелде.