"Тәртип сакчысы белән Зарядка"

2019 елның 21 мае, сишәмбе

 18 майда сәламәт яшәү рәвеше пропогандасы максаты белән  Түбән Суыксу мәктәбендә "Тәртип сакчысы белән Зарядка"Бөтенроссия акциясе узды. Акцияне балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре ПДН өлкән инспекторы полиция капитаны Әхмәтханов Илнар Альберт улы һәм ветераннар советы рәисе отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы Халикова Резедә Габделфәрих кызы оештырды. Ә укучылар өчен зарядканы полиция өлкән оператив кизү майоры Санников Михаил Александрович, ТР Эчке эшләр министрлыгының күп кенә ярышлары призеры, кикбоксинг буенча спорт мастерлыгына кандидат үткәрде. Зарядка вакытында майор Санников зарядка ни өчен кирәк һәм мускулларның ни дәрәҗәдә ныгытуы турында сөйләде. Балалар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International