19 май көнне Кенәз мәдәният йорты сәхнәсендә Марина Александровна Межуева һәм Александра Дмитриевна Тартаринова җитәкчелегендәге "Умырзая" хореография ансамбленең зур хисап концерты булып узды.Коллектив нибары 2,5 ел гына эшләп килә, әмма шундый кыска вакыт эчендә төрле яшьтәге аудиторияләр мәхәббәтен яулап өлгерде.Ул Кенәз мәдәният йорты сәхнәсендә генә түгел, ә районнан, республикадан, хәтта Россиядән читтә дә уңышлы чыгыш ясады. 2019 елның 23 апрелендә «Умырзая» хореография ансамбле Истанбул шәһәрендә төрки телле халыкларның «CHILD FESTIVAL» Халыкара балалар фестивалендә актив катнашты һәм җиңү белән кайттылар.
"Йолдызлы сәгать" дип аталган концерт педагогларның осталыгын һәм балаларның талантын курсэтте. Концертта тамашачыларга башкарылган эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде: күпләргә таныш бию номерлары һәм яңа хореография куелышлары күрсәтелде. "Умырзая" ансамбленә ярдәм йөзеннән Кенәз мәдәният йорты солистлары Владимир Веретенников, Фирдәүс Вәлиев, Ринат Хәйруллин да чыгыш ясады. Концерт программасын мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Оксана Абрамова бик матур итеп алып барды. "Умырзая» хореография ансамбленең отчет концерты югары дәрәҗәдә узды. Зал аягүрә алкышлады!!!
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева