Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабында Бикләнлеләр беренче урында!!!

2019 елның 22 мае, чәршәмбе


18 май көнне Казан шәһәренең 182 нче политехник лицеенда Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика этабы узды.

Олимпиадада Татарстан Республикасы муниципаль районнарының гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларында белем алучы 200 дән артык укучы катнашты.

Олимпиада 6 категория буенча узды:"Манипуляцион интеллектуаль робот техникасы системалары", "Мобиль интеллектуаль робот техникасы системалары","Төп","Роботлар футболы",Иҗади" һәм "Яңа эш башлаучы".

Олимпиаданың  «Төп» категориясендә Тукай районы данын Биклән урта мәктәбеннән 3 командасы яклады . Кече яшьтәге төркемдә «интеллектуаль пассажир транспорты» бәйгесендә беренче урынны 5 сыйныф укучылары Зарипов Рушан һәм Мөфтиев Гадел яулады. Алар 165 баллдан 155 балл җыйдылар. «Интеллектуаль яктырту» бәйгесендә урта яшь төркемендә беренче урынны Сарваров Нияз (200 баллдан 175 балл, 7 сыйныф укучысы) алды. Хәйруллин Артур дүртенче урында (120 балл, 8 сыйныф укучысы). Призерлар тренеры-Ренат Якупов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International