Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштыра

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:

- Баланың тормышка, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән һәм иминлеккә хокукларын саклау;

- Баланың сәламәтлек саклау һәм сәламәт үсеш хокукын саклау;

- Баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокукларын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да,

- Баланың мәгариф өлкәсендә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;

- Социаль тәэминатка хокукны үтәү;

- Баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү һ. б.

Кабул итүгә язылу таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International