Татарстан Республикасы Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов гражданнарны кабул итә

2019 елның 24 мае, җомга

 2019 елның 5 июнендә Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы.

Кабул итү вакыты:15:00 сәгатьтә

  Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International