Әлфия Когогина: тормыш өчен мөһим даруларга бәяләр инфляциядән югарырак булырга тиеш түгел .

2019 елның 24 мае, җомга

Әлфия Когогина: тормыш өчен мөһим даруларга бәяләр инфляциядән югарырак булырга тиеш түгел.

23 майда Дәүләт Думасы тормыш  өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән даруларга бәяләрне җайга салу турында закон проектын соңгы укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде:

"Россиядә 14 меңнән артык дару препаратлары теркәлгән, шуларның 835е ЖНВЛП исемлегенә керә. Әлеге законны кабул итү белән әлеге препаратларга бәяләр инфляциядән югарырак күтәрелергә тиеш түгел, һәм моны Федераль монополиягә каршы хезмәт күзәтеп торачак.

Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән әзерләнгән закон проекты, әгәр аларның бәясе чит ил җитештерүчесе илдә һәм дарулар теркәлгән дәүләтләрдә кимегән очракта, ЖНВЛП исемлегенә кертелгән препаратларга бәяләрне мәҗбүри рәвештә киметүне күздә тота. Шулай итеп, тормыш өчен кирәкле даруларның бәясен контрольдә тоту гадел кырысландырылачак, бәяләр үсешен чикли».

Документ шулай ук препаратка ахыргы җибәрү бәясе елына бер тапкырдан да артмаска һәм бары тик җентекле икътисади анализ нигезендә генә рәсмиләштерелергә мөмкин дип каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International