23 май көнне Кенәз авыл җирлегендә Чечняда батырларча һәлак булган Дмитрий Бәдретдиновның туган көне уңаеннан " Герой үлмәс » дип исемләнгән хәтер дәресе узды. Чарада үзләренең тәрбиячеләре белән " Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, җирлекнең ветераннар Советы, Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнаштылар. Кенәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, авыл җирлеге депутаты Тамара Тузеева Дмитрий Бадретдинов турында сөйләделәр һәм улларын лаеклы тәрбияләгән өчен әти – әниләргә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр."Родина» патриотик клубында шөгелләнүче Анастасия Абрамова балаларга Псков десантникларының героик батырлыклары 6 рота турындас өйләде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясаган канәферләргә чәчәкләр һәм венок салдылар.
/file/File/Новая папка(322).rar