18 май көнне Тукай районы укучылары Бәтке авыл җирлегенең Үзәк пляжында «Чиста уеннар» халыкара хәрәкәтендә катнаштылар.
Хәрәкәте кураторы МохотоА. Г. чараның программасына түбәндәге эшләрне туплады: калдыкларны җыю һәм сортировкалау буенча эко-квест, эковикторина, иң яхшы табылдыкка конкурс. Анда 20 капчык пыяла, 22 капчык пластик шешәләр, 18 капчык металл калдыклары , 60 капчык катнаш чүп-чар, 7 автомобиль покрышкалары җыелган иде. Барлыгы 1 тонна калдык җыелды. Җыелган чүп-чар утильләштереләчәк, ә аерым-аерым җыелган калдык икенчел эшкәртүгә китәчәк. Җиңүчеләр спонсорлардан призлар алды: «Лента» гипермаркеты, «Аквафор» компаниясе, «Океан» ҖЧҖ, «КАМАЗ»ГАҖ.